Лениногорскиның төзелеш объектларында норматив кагыйдәләрне үтәмиләр

ТР көньяк-көнчыгыш идарәсенең Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә күп кенә кимчелекләр булуы ачыкланган

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорск шәһәре һәм районында капиталь төзелеш объектларында үткәрелүче эшләрнең техник регламентка туры килү-килмәве тикшерелде, дип хәбәр итә “Заман сулышы”.
Тикшерү эшләрен ТР көньяк-көнчыгыш идарәсенең Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре үткәрде. Аның барышында капиталь ремонт үткәрү вакытында төзелеш өлкәсендә төзү нормаларын бозу очраклары ачыкланган. РФ Административ тәртип бозулар кодексының 9.4 нче маддәсенең 1нче кисәге буенча 2 юридик зат һәм 11 хезмәттәге кеше административ җаваплылыкка тартылган.