Лениногорск муниципаль районында аеруча авыр җинаятьләр 15 процентка кимегән

Районның эчке эшләр бүлеге агымдагы елның беренче яртыеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Шәһәр һәм район буенча тулаем алганда, хәлләрне тотрыклы дип бәяләп була. Төрле бәйрәмнәр, шәһәр һәм район күләмендә уздырылган башка чараларда җитди тәртип бозулар һәм гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән, дип хәбәр ителә “Заман сулышы” газетасында.
“Алкоголь”, “Эзләү”, “Уен салоны”, “Контрафакт”, “Язгы ау”, “Яшүсмер-энә”, “Имин йорт, подъезд, фатир” кебек оператив-профилактик операцияләре барышында яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән. Шулай ук, 2010 елның апреленнән террорга каршы чаралар оештырылган. 6 ай эчендә барлыгы 430 җинаять теркәлгән. Бу исә, узган елдагы шушы вакыт белән чагыштырганда, 17,5 процентка кимрәк. Аеруча авыр һәм авыр җинаятьләрнең саны да 15,4 процентка кимегән. Шулай ук урлау (31,4 процентка), талау (66,7 процентка) фактлары да азрак теркәлгән. Аңлы рәвештә эшләнгән үтерү факты исә бер тапкыр да теркәлмәгән.
Районда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу күрсәткече республика буенча иң югарылардан булып кала бирә. Ул 90 процентны тәшкил итә. Республикада исә бу күрсәткеч 65 кенә процент.
Икътисади җинаятьләр дә уңышлы ачылып килә. Бу өлкәдә 77 җинаять ачылган. Шуларның иң зурысы дип, икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге хезмәткәрләренең, участок милиционерлары белән берлектә, Самара өлкәсеннән контрафактлы алкоголь продукциясен сатуны чикләвен билгеләп китәргә була. Хәзерге вакытта бу эшкә катнашкан затларны җинаять җаваплылыгына тарту чаралары күрелә.
Эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшү. Барлыгы бу өлкәдә 30 җинаять теркәлгән. Алар наркотикларны әзерләү, саклау, сатып алу һәм сатуга кагыла. Күмәк көчләр белән 4 наркопритон фаш ителде. Ә 376 грамм наркотик законсыз әйләнештән алынды. Үткән ел нәтиҗәләренә караганда, бу 155,8 процентка күбрәк. Шунысы куанычлы: балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр дә кимү ягында. Мондыйлар, узган елдагы белән чагыштырганда, 42,9 процентка азрак.
Ә менә район һәм шәһәр юлларындагы хәлне уңай яктан бәяләп булмый, гәрчә юл-транспорт һәлакәтләре 35,3 процентка кимесә дә. Барлыгы шәһәр һәм район территориясендә 22 юл һәлакәте теркәлгән. Боларда 4 кеше якты дөнья белән хушлашкан, ә 36сы төрле төрдәге җәрәхәтләр алган.
Машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләре 25 процентка кимегән. Балалар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре саны да 37,5 процентка азрак. Шулай ук исерек килеш руль артына утырып, юл кагыйдәләрен бозу очраклары 56 процентка кимегән.