Кабарда-Балкар Республикасы вәкиллеге югары медицина технологияләре Үзәген карады

Бүген Республика клиник хастаханәсе каршындагы югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү Үзәге белән Кабарда-Балкар Республикасы вәкиллеге танышты

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Бүген Республика клиник хастаханәсе каршындагы югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү Үзәге белән Кабарда-Балкар Республикасы вәкиллеге танышты. Вәкиллек белән Хөкүмәт рәисе А.Меркулов җитәкчелек итте.
Кунаклар уку классларын карады, республика сәламәтлек саклау системасындагы яңа юнәлешләр турында тыңлады. Вәкиллекне ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин озатып йөрде. Кабарда-Балкар Республикасы вәкиллеге Казан сугыш ветераннары өчен госпитальне һәм республиканың Балалар йортын караячак дип көтелә. Әлеге мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты җиткерә.