Аномаль эсселек нәтиҗәсендә, бүген Татарстанда 5 нче дәрәҗә янгын куркынычы саклана

Торак пунктларда су тутырылган резервуарлар булу - бүген беренче төп таләп итеп куела

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Аномаль эсселек нәтиҗәсендә, бүген Татарстанда иң югары (5 нче дәрәҗә) янгын куркынычы саклана. Аеруча урманнарга, кырларга якын, урман эчендә урнашкан торак пунктларда янгынга каршы саклану чараларын көчәйтү мөһим. Су тутырылган резервуарлар булу - бүген беренче төп таләп итеп куела. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко шулай дип белдерде.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, бүген кайбер районнардагы торак пунктлар янгын сүндерү өчен каралган су җайланмалары белән тәэмин ителмәгән. Шундый торак пунктлар саны 300 гә якынлаша. Әлеге проблема аеруча Актаныш, Бөгелмә, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Яңа Чишмә районнарында актуаль. Актаныштагы 87 торак пунктның 13 е шушы проблема алдында калган. Бөгелмәдәге 64 авыл-бистәнең 9 ы янгынга каршы көрәш максатларында су белән тәэмин ителмәгән. Моннан тыш, Актаныш районындагы 115 су саклау башнясының 14 е янгынга каршы техниканы су белән тәэмин итү өчен җайлашмаган. Бөгелмәдә шундый 52 башняның -24 е, Яшел Үзәндә102 нең - 39 ы җайлашмаган. Актаныш районының табигый һәм ясалма сулыклары булган 11 авылында сулыклар янында янгынга каршы техника туктау өчен урыннар юк. Яшел Үзән, Яңа Чишмәнең кайбер авылларында да шуңа охшаш вәзгыять. Шулай ук югарыда телгә алып үтелгән районнарда янгынга каршы максатларда су белән тәэмин итү җайланмаларының төзек булмау фактлары да очрый.
“Янгын иминлеген тәэмин итүдә су белән тәэмин итү чыганакларының булмавы яки төзек булмавы белән бәйле проблемалар бу районнарда янгынга каршы ирекле формированиеләрнең булмавы белән дә катлаулана”, - ди министр урынбасары. Шул сәбәпле, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 188 юридик һәм 1412 вазифаи зат, 256 авыл җирлеге җитәкчесе һәм 1055 граждан административ җаваплылыкка тартылган. Аның гомуми күләме 4 млн. 580 мең сум тәшкил итә.

Николай Суржко белдерүенчә, Россия Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ТР Хөкүмәте булышлыгында катлаулы вәзгыять шартларында торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы комплексын эшләгән. Мәсәлән, агымдагы елның 2 июленнән 2 августка кадәр республика урманнарында һәм авыл җирлекләрендә кабат махсус янгынга каршы режим кертелгән.