Татарстанда капиталь ремонт кысаларында 17 мәктәптә эшләр тәмамланган

Бу - 2015 ел программасына кергән 126 гомуми белем бирү учреждениесеннән

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»).  Татарстан Республикасында 2015 ел капиталь ремонт программасында каралган барлык  күп фатирлы 999  йортта да эшләр башланып, капиталь төзекләндерү эшләре инде  күп фатирлы 242 йортта тәмамланган.

Бүген бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан  Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция рәвешендәТатарстан  Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәктәпләргә капиталь ремонт кысаларында эшләр 17 сендә тәмамланган (2015 ел программасына кергән 126 гомуми белем бирү учреждениесеннән). Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 8 объектта тәмамланган, 18 объектта дәвам иттерелә.

28 яшүсмерләр клубының 10сында эшләр тәмамланган, калганнарында дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2015 елда 3 мең 495 фатирда индивидуаль җылылык системасы уздыру планлаштырыла. Бүгенгә газ җайланмаларын фатир эчендә монтажлау эшләре 2 мең 246 фатирда тәмамланган.

2015 елда авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту кысаларында 94,8 км суүткәргеч торба салынган, 15 скважина борауланган. Тулаем 2015 ел программасы буенча барлык районнарында да эш башланган. Барлыгы быел 301,3 км суүткәргеч челтәр салу, 38 артезиан скважинасы бораулау һәм 45 су каланчасы кую планлаштырыла. Финанслау күләме – 650 млн. сум.

Авылларда яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча гамәлгә ашырыла. Бүгенгә 33 районда мондый эшләр алып барыла. 3 мең 881  диодлы яктырткыч, 206 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган, 159,2 электрүткәргеч линиясе монтажланган. Лаеш, Буа, Түбән Кама, Теләче районнарында эшләр тәмамланган. 2015 елда 11 мең 702 яктырткыч, 641 электр энергиясен исәпкә алу щиты кую, 390 км электр линиясе монтажлау планлаштырыла.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2015 елда планлаштырылган барлык республика программалары тулысынча гамәлгә ашырылачак. Мәктәпләргә капиталь ремонтка Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә җитди карарга өндәде. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпләргә капиталь ремонт тәмамлангач, республикадагы балалар бакчаларына капиталь ремонтка күчү планлаштырыла.

Авыл хуҗалыгындагы вәзгыятьне искә алып, Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, терлек азыгы әзерләү  бүген беренче планга чыга. Ул бу эшне барлык авыл җирлекләрендә дә вакытында башкарырга, авыл кешеләренең бу мәсьәләдәге ихтыяҗларын белергә өндәде.