Татарстанда эссе һәм коры һава торышы көтелә

Көндез һава 30-35 градуска кадәр җылына

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә, 28 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми.

Төнлә 16-21, көндез 30-35 градуска кадәр җитәчәк.

28 июньдә Казанда аяз, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 18-21 градус, көндез 31-35 градуска кадәр кыздыра, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.