Татарстанда кабат һава торышы бозыла

ТР буенча урыны белән һәм Казанда көчле яңгыр явуы, 20-24 м/с кадәр җил белән яшен булуы көтелә

 (Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары кабат һава торышының начараюы турында кисәтә.

Бүген якындагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр һәм кич ТР буенча урыны белән һәм Казанда көчле яңгыр явуы, 20-24 м/с кадәр җил белән яшен булуы, кайбер районнарда боз явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.