Әлмәттә өлкәннәрне диспансерлаштыруны оештыру мәсьәләсе буенча семинар узды

Ул онкологик авыруларны иртә ачыклау максатында оештырылды

 (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Әлмәттә онкологик авыруларны иртә ачыклау максатында өлкән яшьтәгеләрне диспансерлаштыруны оештыру мәсьәләсе буенча семинар узды.

Идел буе федераль округының баш онкологы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, бүгенге көндә шуны аңлау зарур: әгәр дә инде бу авыруны җиңеп булмый икән, димәк, аны тулы канлы яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм итми торган хроник процесска әйләндерә белергә кирәк.

Диспансерлаштыруның чиктән тыш мөһим булуын кешеләр аңына ничек төшендерергә, аларны моңа ничек җәлеп итәргә соң? Бу сорауга Идел буе федераль округының баш онкологы бөтен технологияләр дә яхшы дип җавап бирде. Болар: мәктәпләрдә һәм уку йортларында чыгыш ясаулар, тәҗрибә күрсәткәнчә, моның нәтиҗәсе үз чиратында аларның әти-әниләренә дә барып җитә; уен белән бәйләп аңлату; «Пациент мәктәпләре» үткәрү; телдән һәм язма рәвештә чакырулар тарату; мәгълүмат стендларында информация урнаштыру; барлык массакүләм мәгълүмат чараларыннан файдалану.

Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.