Арчада балаларны бакчаларга гомуми чираттан тыш урнаштыру очраклары бар

Районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны исәпкә кую һәм урнаштыруның торышы буенча мониторинг үткәрелгән

 (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Арча муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Утырышта Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дамир Абдуллин чыгыш ясады. Ул районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны исәпкә кую һәм урнаштыруның торышы буенча үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды.

Мониторинг буенча чаралар Арчаның 5, 8, 10 балалар бакчаларында уздырылган. Нәтиҗәдә шактый җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Алар, нигездә, балаларны бакчаларга гомуми чираттан тыш урнаштыру, балалар бакчаларына юлламаларны ата–аналарына хәбәр итмичә исемлектән алу. Әлеге җитешсезлекләрнең сәбәпләрен мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева үзенең чыгышында аңлатып үтте. Булган җитешсезлекләрне бетерү, киләчәктә андый күренешләргә юл куймау максатында мәгариф идарәсендә комиссия төзелгән.

Эчке эшләр бүлегенең Арча районы буенча бүлеге өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Айнур Вәлиев 10нчы номерлы балалар бакчасындагы факт буенча тикшерү эше үткәрелүе турында сөйләде, элеккеге мөдиргә карата җинаять эше кузгатылган.

Бу көн тәртибе буенча район прокуроры Ринат Ситдыйков та үз фикерләрен әйтте.

Контроль–финанс органнарының коррупциягә каршы көрәштә бурычлары турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев чыгыш ясады.

Комиссия әгъзалары тикшерелгән мәсьәләләр буенча карар кабул итте, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.