“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең Казан – Санкт-Петербург рейсы 5,5 сәгатькә кичектерелгән

Борт башка шәһәрдән соңга калып килү сәбәпле, вакытында очып китмәгән

 (Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең Казан – Санкт-Петербург рейсы 5,5 сәгатькә кичектерелгән. Очкыч Татарстан башкаласыннан сәгать 6.30 очып китәргә тиеш булган, ләкин аны сәгать 12.00 күчергәннәр.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖдә хәбәр итүләренчә, борт башка шәһәрдән соңга калып килү сәбәпле, вакытында очып китмәгән. Хәзер пассажирлар очкычның килеп җитүен көтәләр, соңыннан Санкт-Петербургка очып китәчәкләр.