Яшел Үзәндә өлешләп төзелештә катнашучы оешмада закон бозулар ачыкланган

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы тарафыннан “Күпфатирлы йортларның һәм башка күчемсез милек объектларының өлешләп төзелештә катнашуы һәм Россия Федерациясе законнар чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” ФЗ тикшерелде
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, “Ремстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, гражданнар акчаларын җәлеп итеп, Королев урамы буенча күпфатирлы торак йорт төзи. Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан төзелеш өчен рөхсәт, 2008 елның 1 нче августына кадәр бирелгән.
“Күпфатирлы йортларның һәм башка күчемсез милек объектларының өлешләп төзелештә катнашуы һәм Россия Федерациясе законнар чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” ФЗ ның 4 нче маддәсендә (3 нче өлеш) каралганча, өлешләп төзелештә катнашучы затлар һәм төзүче оешма арасында язма рәвештә килешү төзелергә, ул дәүләт тарафыннан теркәлергә тиеш.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, “Ремстройсервис” оешмасының гражданнардан акча җыю буенча бер килешүе дә теркәү палатасында рәсмиләштерелмәгән. Моңа бәйле рәвештә, прокуратура ширкәт директоры адресына закон бозуларны бетерү һәм оешма хезмәткәрләрен дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән гариза юллаган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.