Татарстанда минималь куллану бюджеты бәйле закон проекты икенче укылышта кабул ителде

Закон проектларын эшләүчеләр куллану бюджетлары системасы ярлы, аз тәэмин ителгән катлауларны гына түгел, байларны да ачыкларга мөмкинлек бирә, дип саный
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары "Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында" ТР законнары проектын икенче укылышта кабул итте.
"Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында" ТР закон проектына килгәндә, икътисадчылар республикада минималь куллану бюджеты яшәү минимумыннан югарырак икәнлеген билгеләп үтә. Закон проектларын эшләүчеләр куллану бюджетлары системасы ярлы, аз тәэмин ителгән катлауларны гына түгел, байларны да ачыкларга мөмкинлек бирә, дип саный. Шулай ук яшәү минимумы эшче көчләр барлыкка китерү өчен җитәрлек түгел дип билгели.
Болардан чыгып, гражданнарның керемнәрен арттыру өчен, закон проекты тарафыннан, ТР бюджеты хисабына, социаль ярдәм күрсәтү чараларын билгеләү мөмкинлекләре карала. Моннан тыш республикада минималь куллану бюджетыннан ким булмаган минималь хезмәт хакы күләмен билгеләргә тәкъдим ителә.