Биектау районы прокуратурасы мәктәпләрдә медицина кабинетларын булдыруны таләп итә

Тикшерү нәтиҗәләре буенча судка дәгъва гаризалары тапшырылган
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Биектау районы прокуратурасы, Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелекнең ТР буенча идарәсе филиалы белән берлектә “Мәгариф турындагы” һәм “РФ дә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы” Федераль Закон таләпләре үтәлешен тикшергән.
“Мәгариф турындагы” Законның 51 нче маддәсе (1 һәм 4 нче өлешләр) буенча, белем бирү учреждениесе укучыларның сәламәтлеген саклау буенча шартлар тудырырга тиеш. Мәгариф оешмалары медицина хезмәткәрләренә эш өчен бина бүлеп бирергә бурычлы.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Биектау районының 27 урта гомуми белем бирү һәм 9 төп гомуми белем бирү учреждениесендә медицина кабинеты юк. ТР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, тикшерү нәтиҗәләре буенча, мәктәп директорлары исеменә хокук бозуларны бетерү буенча 36 гариза кертелгән. Биектау районы судына мәктәпләрдә медицина кабинетларын булдыру таләбе белән 36 дәгъва гаризасы тапшырылган.