«Зәй офыклары» газетасы Россия Журналистлар берлеге дипломы белән бүләкләнә

«Зәй офыклары» газетасы Россия Журналистлар берлеге дипломы белән бүләкләнә

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Зәй офыклары» газетасы үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан Россия Журналистлар берлеге дипломы белән бүләкләнә. Шул хакта Татарстан Журналистлар берлегеннән хәбәр килде. Күптән түгел әлеге газета Зәйдә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Анда газета хезмәткәрләренә Татарстан Журналистлар берлеге бүләкләре дә тапшырылды.

«Зәй офыклары» газетасы баш мөхәррире Венера Гавриловага һәм аның элекке журналисты, матбугат ветераны Әлфия Җиһаншинага Татарстан Журналистлар берлегенең рәисе урынбасары Юрий Ханжин Россия журналистлар берлеге Мактау кәгазен тапшырды. Газетаның башка лаеклы хезмәткәрләре исә Татарстан журналистлар берлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. «Май аенда «Новый Зай» газетасының беренче номеры чыга башлауга да 70 ел тулган иде. Газета редакциясе үзенең юбилеен август аенда бәйрәм итәргә җыена.