«Сәяхәт» үзәге яшь туристлар бәйгесе оештыра

«Сәяхәт» үзәге яшь туристлар бәйгесе оештыра

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Биектау районында Татарстан республикасы укучыларының 50нче туристлык слеты башланды. 3нче июньгә кадәр барасы слетта республиканың 20гә якын төбәгеннән командалар катнаша.

Әлеге чараны Татарстан Мәгариф министрлыгының «Сәяхәт» республика методик үзәге оештыра. Бүген һәм иртәгә ярышлар кысаларында судьялар һәм команда вәкилләре киңәшмәләре һәм мандат комиссиясе эше узачак. Ярышларның ачылышы 29нчы июньдә була. Дүрт көн дәвам итәчәк слетта спорт ориентиры, эзләү-коткару эшләре, туристлар маршруты дистанцияләре буенча ярышлар булачак. Анда яшь туристлар арасында шулай ук командаларны тәкъдим итү, газеталар конкурслары һәм туган якны өйрәнү викториналары да үткәреләчәк.

Әлеге чара балаларны экстремаль ситуацияләргә әзерләү һәм патриотик яктан тәрбияләү максатыннан уздырыла. Җиңүчеләр Мәгариф министрлыгы призлары һәм дипломнары белән бүләкләнәчәк. Ә иң көчле командалар Россия күләмендәге ярышларда катнашу хокукын ала.