Коену сезоны корбаннары

Коену сезоны корбаннары

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары узган якшәмбе көнне Татарстан сулыкларыннан ике кешенең үле гәүдәсен чыгарганнар. Суга батучыларның икесе дә – ир-атлар, аларның берсе – балыкчы, ә икенчесе – коену сезоны корбаны.

Әлмәт районының Чупай авылы елгасы буасында кичке җиденче сәгатьтә 28 яшьлек ир кеше бата. Бу хәл ярдан ерак түгел, коеныр өчен җиһазланмаган урында була. Шул ук көнне, Казанның Нефтебаза районында Идел елгасында коткаручылар судан 45-50 яшьләр тирәсендәге ир кеше гәүдәсен табып алып, хокук саклау органы хезмәткәрләренә тапшыралар. Әлеге ир кеше балыкчы киемендә була. Алдан тикшерүләр күрсәткәнчә, ул балык тоткан чакта баржадан егылып төшеп үлгән, аннары су дулкыны аның гәүдәсен яр буена чыгарган.