Казанда төбәк укытучылары татар теле һәм әдәбияты буенча тәҗрибә өйрәнде

Казанда төбәк укытучылары татар теле һәм әдәбияты буенча тәҗрибә өйрәнде

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казандагы Мәгарифне үстерү институтында 20-25 июньдә Россия төбәкләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-курслар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбиятын укытудагы актуаль проблемаларга багышланган укуларга Курган өлкәсе, Чуашстан республикасы һәм Екатеринбург өлкәсе мөгаллимнәре килгән иде.

Төбәк укытучылары үзләренең иҗади эшчәнлеге һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәгарифне үстерү институты галимнәре һәм Казан шәһәре укытучылары аларны алдынгы укыту методикалары һәм мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Мөгаллимәләр үзләренең эшләрендә кирәкле байтак әһәмиятле мәгълүматлар җыеп китте. Алар шулай ук Казан буйлап сәяхәт кылды, шушы атнада башкалада узган Коръән уку бәйгесендә һәм Кол Шәриф мәчете ачылышында катнашты. Үз төбәкләренә кайтып, мәктәп балаларына алар бу вакыйгалардан алган бай тәэсирләре белән дә уртаклашыр.