Төркия Россия белән авиаэлемтәнең яңадан торгызылуына өметләнә

Төркиянең Россиядәге илчесе соңгы атнада илдә коронавирус пандемиясе белән хәл сизелерлек яхшырганлыгын искәртте.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Әнкара тиз арада Россия белән авиаэлемтәнең яңадан торгызылуына өметләнә. Россия белән һава юллары тиздән яңадан торгызылырга мөмкин. Туристик районнарда ковид авырулары күрсәткечләре кими, дип белдерде РИА Новости агентлыгына Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсар.

Ул соңгы атнада Төркиядә коронавирус пандемиясе белән хәл сизелерлек яхшырганлыгын искәртте.

"Кабул ителгән катгый чаралар нәтиҗәсендә Төркиядә ковид очракларының гомуми саны 15 апрельгә 61 400 тәшкил иткән. Ул вакытта Россия белән очышларны туктату турында карар кабул ителгән иде. 26 майга авыру 8738 очракка кадәр кимегән. Россия кунаклары күбрәк ял итә торган Анталия, Мугле, Айдыньдә 15 майдан 21 майга кадәр 100 мең кешегә карата авырулар саны күрсәткече шактый түбән", - диде Илче.

Аның сүзләренчә, якын көннәрдә бу саннар "Төркиядә кабул ителгән чараларның катгый үтәлүенә бәйле рәвештә тагын да кимер дип көтелә". Илдә һәм бигрәк тә туризм өлкәсендә ковидка каршы вакцинация күрсәткечләренең артуы да аерым әһәмияткә ия булды.

Илче искәртеп узганча, узган атнада Төркия делегациясе составында мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой, Президент киңәшчесе Ибраһим Калын һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Толунай  Мәскәүгә килде. Анда югары дәрәҗәдә сөйләшүләр узды, шулай ук Россия партнерларына Төркиядәге хәл турында тулырак мәгълүмат бирелде. 

"Төркия Россия белән һава юллары тиздән яңадан торгызылырга мөмкин, дип өметләнә. Россия кунаклары Төркиягә мөмкин кадәр тизрәк килергә мөмкинлек алыр дип ышанабыз.Төркиянең бөтен дөньядан, бигрәк тә Россиядән, туристлык объектларында, җәйге сезон дәвамында иң куркынычсыз һәм сәламәт ысул белән чит ил кунакларын кабул итә алуына беркем дә шикләнмәскә тиеш", - дип искәртте Самсар.