Россиядә социаль челтәрләрдән баш тарту көнен булдырырга тәкъдим иттеләр

Балаларны яклау көне алдыннан интернетның үсмерләрнең реаль тормышын «кысрыклавына» аерым игътибар юнәлтәсе килә, диде Евгений Нифантьев.

(Казан, 27 май, «Татар-информ). РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Россиядә социаль челтәрләрдән баш тарту көнен булдырырга тәкъдим итте.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, ул әлеге идеяне иҗтимагый фикер алышуга чыгарырга ниятли.

«Гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Халыкара интернеттан башка бер көннән аермалы буларак, көн дәвамында алардан тулысынча баш тартырга чакырмыйм. Заманча тормыш ритмы таләп иткәнчә, почтаны да тикшерергә, мессенджерларга да күз салырга кирәк. Ә менә бер тәүлек буе лайклар карамаска һәм постлар астында комментарийлар калдырмаска мөмкин», — дип аңлатты Нифантьев үзенең инициативасын һәм аны 3 июньдә билгеләп үтеп булыр иде дип өстәде.

Аның сүзләренчә, Балаларны яклау көне алдыннан интернетның үсмерләрнең реаль тормышын «кысрыклавына» аерым игътибар юнәлтәсе килә.

«Нәкъ менә балалардан башларга кирәк тә. Бу көнне аларның ялын кызыклы итеп оештырырга мөмкин. Әлбәттә, елдагы бер көн генә проблеманы хәл итмәячәк, әмма аңа игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк. Бер яктан, балаларның ялын кызыклы итеп оештыру — ата-аналарның, ә икенче яктан дәүләтнең дә бурычы. Түгәрәкләр һәм спорт секцияләрендә барлык балалар да шөгыльләнә алырга тиеш», — дип искәртте Нифантьев.