Хафиз Миргалимов: Ленин — ТАССР нигезен салучы

Бүген Казанның Ирек Мәйданында узган елның октябреннән реставрациягә ябылган Ленин һәйкәлен ачу тантанасы булды

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). КПРФ төбәк бүлекчәсенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов Ленинның яңартылган һәйкәлен ачканда юлбашчының татарлар өчен әһәмиятен әйтте.

«Ленин — ТАССР нигезен салучы, үзебезнең мәдәниятне, сәнгатьне, сәнәгатьне үстерүгә этәргеч ясаган шәхес. Безнең дәүләтчелек — Татарстанның нигезе шунда барып тоташа. Көчле сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгының, заводларыбызның булуына без Ленинга бурычлы», — диде Хафиз Миргалимов.

Бүген Казанның Ирек Мәйданында 2020 елның октябреннән реставрациягә ябылган Ленин һәйкәлен ачу тантанасы булды. Тантанада КПРФ Үзәк комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин, Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь, Татарстан, Самара өлкәсе һәм Удмуртия коммунистлары катнашты.

«Тарихыбызны белеп, киләчәгебезне аңлап, яшьләргә сыйфатлы тәрбия биреп яшәсәк иде. Ленинның хезмәтләрен укып, Совет хакимиятенең яхшы якларын гына алып, республикабызны тагын да яхшыртасыбыз килә. Ленин әйткәнчә „Укырга, укырга, укырга!“ һәм эшләргә кирәк», — диде Хафиз Миргалимов.

КПРФ төбәк бүлекчәсенең беренче секретаре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка рәхмәтен ирештерде. «Казанның Ульянов урамындагы, Ленино-Кокушкино авылындагы Ленин музейлары, Ленин исемендәге мәдәният сарае, алты муниципаль районда яңартылган һәйкәл — барысы да бер чылбырдагы эшчәнлек», — диде ул.