Болгар музей-тыюлыгындагы күлне тәртипкә китергәч, биредә кунаклар балык тота алачак

Тыюлыкның гомуми мәйданы 400 гектардан артып китә.

(Казан, 27 май, «Татар-информ, Эльза Кузнецова). Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында грант хисабына күлне тәртипкә китерәчәкләр.

Музей директоры Рамил Җиһаншин «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, корылык хөкем сөргән елда ул кибет беткән диярлек, хәзер анда даими рәвештә су җибәрәчәкләр.

«Грантның күләме 100 мең сум тәшкил итте. Әлеге акчага беседкалар, таганнар урнаштырылды, шулай ук агачлар сатып алыначак. Биредә чия, төче чия, слива һәм алмагач кебек җиләк-җимеш агачлары утыртырга ниятлибез. Моңа кадәр әлеге территориядә җиләк-җимеш бакчалары иде, аларны яңартачакбыз. Калган эшләрне үзебезнең акчага башкарабыз», — дип искәртте учреждение җитәкчесе.

Җиһаншин сүзләренчә, күлне тәртипкә китерү — озак вакытка исәпләнгән проект, ул ике-өч ел дәвамында гамәлгә ашырылачак. Киләчәктә белгечләр җәяүлеләр юлына таш түшәячәк, агачлар утыртачак.

«Тыюлыкның гомуми мәйданы 400 гектардан артып китә, безнең планнар зурдан», — диде музей директоры.

Көзге-кышкы чорда, археологлар белән бергәләп, алга таба күлгә маймычлар җибәреп булсын өчен, сулыкның төбен тирәнәйтү буенча тикшерүләр үткәрү күздә тотыла. Киләчәктә кунаклар һәм шәһәрдә яшәүчеләр музей-тыюлык территориясендә балалары белән ял иткән вакытта балык та тота алачак.