Апасның Кызылтау авылында яшәүче күп балалы гаиләгә авто-кресло бүләк ителде

«Игътибар, балалар!» республикакүләм акциясе кысаларында Кызылтау авылында яшәүче Ногмановлар гаиләсенә авто-кресло тапшырылды.

(Апас, 27 май, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апасның Кызылтау авылында яшәүче Ногмановлар гаиләсенә «Игътибар, балалар!» республикакүләм акциясе кысаларындаавто-кресло тапшырылды.

«Акциянең максаты — ата-аналарга балаларының машинада барганда бары тик авто-креслода гына хәрәкәт итәргә тиешлеген тагын бер кат искәртү. Авто-креслолар барлык таләпләргә туры килергә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның алгы утыргычында, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта махсус җайланмалар белән йөртү таләп ителә», — дип искәртте юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау буенча Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова.

Фидаиль һәм Гөлнур Ногмановлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Олысына 14 яшь булса, иң кечкенәләре — игезәкләргә бары тик бер яшь кенә.

«Авто-кресло җайланмасы балалар иминлеге өчен бик кирәкле дип саныйм. Юл иминлеген тәэмин итүче инспекторларның балаларыбызны шулай кайгыртуына рәхмәт белдерәм. Игелекле эш башкаралар», — ди әти кеше Фидаил Ногманов.

Гаиләдәге балаларга шулай ук тиешле яктылыкны кире кайтаручы йомшак уенчык, рюкзак, һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үз эченә алган белешмәлекләр бүләк ителде