Аферистлар 175нче мәктәп укучылары әти-әниләреннән диңгезгә юл акчасын түләвен сорый

Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында белдерүләренчә, Казанның 175нче гимназиясеннән балаларны ял итү урыннарына бушлай илтәчәкләр һәм ата-аналарга берни өчен дә түләргә кирәкми.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан мэриясе үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында хәбәр иткәнчә, мошенниклар 175нче гимназия укучылары әти-әниләренә шалтыратып, балаларын диңгезгә лагерьга җибәрергә җыеналармы икәнлеге белән кызыксына, ә аннан соң трансфер өчен акча түләргә тәкъдим итә.

Әмма Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында Казанның 175нче гимназиясеннән балаларны ял итү урыннарына бушлай илтәчәкләр һәм ата-аналарга берни өчен дә түләргә кирәкми, дип белдерәләр.

Шәһәр мэриясендә ата-аналарны уяу булырга өндиләр һәм мәгълүматны тикшерүне сорыйлар.