news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килә

Котлау телеграммаларын Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм чит ил вәкилләре җибәрә.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләре башлыклары һәм чит ил вәкилләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына котлау телеграммалары җибәрүләрен дәвам итә. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Кытайның Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао Татарстанда яшәүчеләрне котлаган. «Соңгы 100 ел дәвамында Татарстан Республикасы динамик рәвештә үсте, барлык өлкәләрдә уңышларга иреште. Киләчәктә Татарстанның социаль-икътисади үсеше барлык өлкәләрдә тагын да югарырак, ә республиканың хезмәт сөючән һәм дус халкы тагын да бәхетлерәк булачагына ышанам», — дигән Кытай Халык Республикасы вәкиле.

Хэйлунцзян губернаторы шулай ук ике төбәкнең хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерергә һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсешенә бергәләп өлеш кертергә әзер булуын белдерде.

Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Микко Хаутала котлау телеграммасында: «Без, финнар, Татарстанда еш кунак булабыз. Безне һәрвакыт җылы кабул итәләр. Без икътисад һәм мәдәният өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итәбез һәм аның үсешенә күп көч куелган. Финляндия белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек киләчәктә тагын да ныграк булачагына ышанам», — дигән ул.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин республиканың төрле милләт һәм конфессия кешеләре арасында яхшы һәм толерант мөнәсәбәтләр урнаштыруда һәм төбәкнең югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә зур уңышларына игътибар юнәлтте.

«Бу тантаналы көндә чын күңелдән Татарстанда яшәүчеләргә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яраткан республикабыз иминлеге хакына хезмәт уңышлары телим», — диде ул.

Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин сүзләренчә, Татарстанның уникаль тарихи-мәдәни мирасы һәм көчле икътисади потенциалы бар, шулай ук инновацияләрне һәм алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү буенча лидер төбәкләр рәтенә керә.

«Лидерлык сыйфатлары, югары компетентлык, җитәкчелек сәләте киләчәктә дә сезгә республика файдасына хезмәт итүдә ярдәм итсен», — дип теләде ул Рөстәм Миңнехановка.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100