Әлки районында полиция хезмәткәрләре битлек-перчатка режимының үтәлешен тикшерә

Тикшерү барышында хокук сакчылары фото-видеофиксация ысулын куллана.

(Әлки, 27 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы авылларында полиция хезмәткәрләре көн саен битлек-перчатка режимының ничек үтәлүен тикшерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матактагы кибетләрдә, даруханәләрдә, почта бүлекчәсендә һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларда битлек һәм перчатка режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдлар оештырды.

Тикшерү барышында хокук сакчылары фото-видеофиксация ысулын куллана. Хезмәт күрсәтүче персонал һәм сатып алучылар, клиентлар арасында битлек яисә перчатка кимәгән кешеләр дә очрап тора. Ә кайберәүләр, битлекләре булса да, аны дөрес кимәгән. Әйтик, почта хезмәткәре битлеген иягенә төшереп куйган иде. Ул шулай ук кагыйдә бозучы буларак административ җаваплылыкка тартылачак.

Полиция хезмәткәрләре андыйларга үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә хәвеф тудырулары хакында искәртәләр, кагыйдәләрне бозган өчен административ беркетмә төзиләр. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе 1 бүлеге нигезендә шәхси саклану чараларын күрмәгән гражданнарга карата 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салу каралган.