Әлки районында 444 гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратылды

Тартмага макарон, ярма, чәй, май, шикәр һәм һәр гаилә өчен кирәкле башка ашамлыклар тутырылган.

(Әлки, 27 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында 444 гаиләгә «Ярдәм янәшә!» республика проекты буенча азык-төлек җыелмалары таратылды. Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән әлеге хәрәкәт апрель азагында башланган иде. Аның беренче этабында әлкилеләргә 406 күчтәнәч тартма таратылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тартмага макарон, ярма, чәй, май, шикәр һәм һәр гаилә өчен кирәкле башка ашамлыклар тутырылган. Үткән атнада районга гуманитар ярдәм төялгән чираттагы фура килде. Азык-төлек җыелмаларын волонтерлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре шул ук көнне аз керемле гаиләләргә, ялгыз яшәүче мохтаҗ пенсионерларга, пандемия аркасында зыян күргән үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр гаиләләренә таратты.

Әлеге күчтәнәчләрдән халык бик канәгать калган. Редакциягә шылтыратып республика, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен әйтүчеләр дә булды.