Бөгелмә районы башлыгы төзелеш мәйданнарындагы эш барышын тикшерде

Забугоровка авылында яшәүчеләр юлларны төзекләндерүне сорый.

(Бөгелмә, 27 май, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәрнең төзелеш мәйданнарында эшләрнең барышын тикшерде. Моннан тыш, гражданнарның социаль челтәрләргә кергән мөрәҗәгатьләре буенча да урыннарга чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чираттагы төзелеш объектларын карауны Линар Закиров «Подстанция» микрорайоныннан башлады. Юлларның торышы бик кискен. Быел ремонт программасына шәһәрнең Димитров һәм Садовая урамнары да эләккән. Бөгелмәдә юлларны ел саен ремонтлыйлар, әмма эш күләме турыдан-туры финансларга бәйле. Шәһәрдә генә дә 280 километрга якын юл исәпләнә. Барысын да берьюлы ремонтлау мөмкин түгел.

Шәһәр башлыгы шулай ук 1нче балалар сәнгать мәктәбендә дә булды. Яшь талантлар үстерү йорты күптән инде капиталь ремонтка мохтаҗ. Биредә эшләр 12 майда, уку елы тәмамланганчы ук башланды. Һәм бу, мөгаен, үз-үзеңне изоляцияләү режимының бик күп булмаган уңай якларының берседер дә. Подрядчы сентябрь аенда 694 яшь бөгелмәле чын сәнгать нигезләренә төшенүен дәвам итә алсын өчен уңышлы темплар белән эшли.

Мэрны Забугоровка авылына — очрашуның соңгы ноктасына мәңгелек Россия проблемасы китерде: җирле халык юлларны төзекләндерүне сорый. Бу гозер дә эшкә алынды.