ТР 2009 ел бюджетына кертелгән үзгәрешләрне парламент комитетларында карау дәвам итә

2009 ел бюджеты керемнәрен - 65 млрд. 886,9 млн. сум, чыгымнарын 85 млрд. 833,7 млн. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Татарстанның 2009 ел бюджетына кертелгән үзгәрешләрне парламент комитетларында карау дәвам итә. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында; Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетларының уртак утырышында; Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитетта агымдагы елның яңартылган бюджет проекты белән танышачаклар.

Билгеле булганча, 2009 ел бюджеты керемнәрен - 65 млрд. 886,9 млн. сум, чыгымнарын 85 млрд. 833,7 млн. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә. Бюджетның дефицит өлеше 19 млрд. 946,7 млн. сум булыр дип карала.