Китап бастыру өчен каралган финансларның 45 процентка кимүе депутатларда борчылу уята

2009 ел бюджетында мәдәният, сәнгать, кинематография, массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б. тармагындагы чыгымнар сизелерлек кыскартыла
(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Узган атнада ТР Дәүләт Советына кертелгән “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проекты белән бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары танышты. Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, комитет рәисе Разил Вәлиев, ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәдәният министрлыклары, Татарстан китап нәшрияты, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

2009 ел бюджетының яңа параметрлары турында депутатларга ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин аңлатты. Аның сүзләренчә, икътисади үсеш темплары акырынаю, кредит бирү шартлары катгыйлану шартларында, 2009 елның бюджет күрсәткечләрен яңадан карап чыгу зарурлыгы туган. ТР Финанслар министрлыгы шушы эш белән шөгыльләнү барышында алдан фаразланган күрсәткечләрнең түбәнәюен ачыклаган.

Билгеле булганча, 2009 ел бюджетын формалаштырганда “Urals” маркалы нефть бер барреле – 95 доллар, ә доллар курсы 24,7 сумнан алынган иде. Хәзерге вакытта бер баррель нефтьнең бәясе – 41 доллар, бер доллар 35 сум дип карала. Республика буенча уртача хезмәт хакы 18 меңнән 14150 сумга кадәр төшә.

“2009 елда республиканың бюджет формалаштыручы предприятиеләре эшен бәяләү, елның беренче кварталында җыелган салымнар күләме нигезендә, агымдагы ел бюджеты керемнәре 65 млрд. 886,9 млн. сум булыр дип фаразлана. Бу башта планлаштырганнан 33 млрд. 861,4 млн. сумга (34 процентка) кимрәк”, - диде министр.

Аерым алганда, табышка салым, физик затлар кеременә салым, милеккә салым, җир асты байлыкларын табуга салым һәм гомуми керемгә салым буенча төп күрсәткечләр түбәнәйгән. Шулай итеп, бюджет проектында табышка салым – 15 824,3 млн., физик затлар кеременә салым – 16 500 млн., җир асты байлыкларын табуга салым – 2050,9 млн., оешмалар милкенә салым – 6 251,1 млн., гомуми керемгә салым 1 432 млн. сум күләмендә җыелыр дип фаразлана.

2009 елда салым булмаган керемнәр 5 198 млн. сум күләмендә кимер дип планлаштырыла. Шул исәптән торак төзелешенә, ягъни социаль ипотека программасын тормышка ашыру өчен җибәрелә торган 5 млрд. күләмендәге салым булмаган керемне бюджеттан чыгару көтелә. Чөнки әлеге программаны гамәлгә кертү өчен кирәк булган максатчан түләүләр 2009 елның 1 нче гыйнвареннан махсус хисап счетында җыелып бара. Гомумән алганда, республиканың үз керемнәре 34 млдр. 979,1 млн. сумга (40,5 процентка) кими дип күрсәтергә тәкъдим ителә.

2009 елның яңартылган бюджет проектында чыгымнарны 13 млрд. 914 млн. сумга киметергә тәкъдим ителә. Иң беренче чиратта республиканың теге яки бу тармакка караган максатчан программаларын йә вакытлыча туктатып торырга, йә финанслауны берникадәр киметергә киңәш ителә.

Шулай итеп, республика бюджетының чыгым өлеше 85 млрд. 833,7 млн. сум күләмендә булыр дип фаразлана. Бюджетның дефицит өлеше 19 млрд. 946,7 млн. сум булыр дип карала. Дефицитны федераль бюджеттан киләчәк 15 млрд. сум күләмендә акча ярдәмендә каплап булыр дип көтелә. Әгәр республика бюджетына, планлаштырганнан тыш, өстәмә керемнәр керсә, алар дефицитны бетерүгә китәчәк.

Парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты колачлаган тармакларга килгәндә, бюджетта бу өлкәләр буенча финанслауны киметү 588 млн. сумнан артып китә. Аерым алганда, Татарстанның наркотикларга каршы профилактика алып бару, халык сәнгате һөнәрчелеген үстерү белән бәйле программаларны туктатырга тәкъдим ителә. Бүген бу нисбәттән Радик Гайзатуллин, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, Татарстанның наркотикларга каршы профилактика алып бару программасының кайбер маддәләре финансланачак, дип белдерде.

2009 ел бюджетында шулай ук мәдәният, сәнгать, кинематография, массакүләм мәгълүмат чаралары, архив һәм музей эше, фән, фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр, мәгариф тармагындагы чыгымнар сизелерлек кыскартыла. Китап бастыру өчен каралган финансларның 45 процентка кимүе бүген депутатларда борчылу уятты. Утырышта катнашучылар фикеренчә, финанслауны киметү комитет колачлаган өлкәләрнең нәтиҗәле эшләвенә йогынты ясаячак.