Кайбер медицина учреждениеләре эшләүчеләргә өстәмә медицина тикшерүен тулысынча үтәми

Шул ук вакытта барлык төр хезмәтләр үз хисапларына башкарулары хакында мәгълүмати хатлар алынган, бу, күбесенчә, флюорография һәм маммографиягә кагыла, дип белдерде ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды вәкиле

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2009 елда  эшләүче гражданнарны «Сәламәтлек» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында өстәмә диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча республиканың шәһәр һәм районнары белән видеоконференция режимында селектор киңәшмәсе булды.

 ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адел Вафин рәислегендә барган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Борис Менделевич, ТР буенча Россия сәламәтлек күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова, ТР Сәламәтлек саклау  министрлыгы подразделениеләре, «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

 А.Вафинның төп тема буенча кереш сүзеннән соң, министрлыкның профилактик ярдәм бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова төп тема буенча чыгыш ясады. ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының мәҗбүри иминиятләштерү программасын оештыру һәм бәяләр билгеләү бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Смирнова эшләүчеләрне өстәмә медицина тикшерүе үткәрү эше барышының финанс якларына тукталды. Аның сүзләренчә, өстәмә диспансерлаштыру буенча тиешле медицина оешмалары белән «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе арасында килешүләр узган елның 11 гыйнварында 2008 һәм 2009 еллар өчен төзелгән. Шулай да, кайбер учреждениеләрдән өстәмә медицина хезмәте күрсәтүне тулысынча үз хисапларына башкарулары хакында мәгълүмати хатлар алынган. Ләкин шулардан документларны кабул итеп алганда, лицензияләре булып та, кайбер төр тикшерүләр алып барылмавы ачыкланган. Төгәлрәге, бу, күбесенчә, флюорография һәм маммографиягә кагыла, сәбәбе бер – җиһазлар юк. Т.Смирнова шушы эш буенча җаваплыларны килешү пунктларын төгәл үтәргә, өстәмә тикшерү узучыларның исемлекләрен төзегәндә үтә игътибарлы булырга чакырды, чөнки боларның барысы да аерым кеше сәламәтлегенә һәм акчага бәйле, дип искәртте ул.