“Гасырлар авазы-Эхо веков” журналының чираттагы саны дөнья күрде

Ярты елга бер чыга торган әлеге басмада, һәрвакыттагыча, уникаль материаллар бар

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе тарафыннан елга 2 сан булып нәшер ителә торган “Гасырлар авазы-Эхо веков” фәнни-документаль журналының чираттагы саны бу айда басылып чыкты.

 

Журнал үзенең битләрендә укучыларын Татарстан, Россия һәм чит ил архивларында сакланган тарихи документлар белән таныштыруын дәвам итә.

 

Идел-татар легионының 825 нче батальоны партизаннар ягына чыгуы, 1748 елда татар-мөселманнарның баш күтәрүе, “Әл-Җиһад” газетасының Беренче бөтендөнья сугышы барышында Германиядә татар әсирләре арасында пропаганда чарасы булуы, шулай ук танылган тарихчы, шәрык белгече, җәмәгать эшлеклесе П.К.Жузеның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы язмалар укучыларда зур кызыксыну уятачак.

 

Журналның әлеге санында Татарстан Республикасының архив хезмәтенә 90 ел тулу уңаеннан архив белеме, археография буенча һәм журналистик хезмәтләргә үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең кайбер метериаллары тәкъдим ителә. Алар исә Никольское саласының XVIII гасыр – XX гасыр башындагы көнкүреше, тарихчы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ф.К.Сәйфи, Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документлары Үзәк дәүләт архивының 1991-2007 елларда комплектлаштырылуы турында сөйли.

 

Укучылар игътибарына шулай ук Н.В.Гогольның тууына 200 ел тулуга, Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документлары Үзәк дәүләт архивының 80 еллыгына, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарылуга 20 ел тулуга багышланган язмалар да бирелгән.

 

Болардан тыш, “Гасырлар авазы-Эхо веков” журналының әлеге саны уникаль фотосурәтләр белән иллюстрацияләнгән.