Эшләүче гражданнарга өстәмә тикшеренү узу өчен, быел 1 кешегә 1042 сум акча каралган

ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондына эшләүче гражданнарны өстәмә диспансерлаштыруга хәзергә 6 млн. сумнан күбрәк акча күчерелгән, әмма медицина учреждениеләренең барысы да бу юнәлештә канәгатьләнерлек эшли дип булмый

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел «Сәламәтлек» илкүләм проектының финанслана торган юнәлешләре буенча Татарстан өчен 2 млрд. 294 млн. сумнан артык акча каралган. 22 майга алынган мәгълүматларга караганда, федераль бюджеттан субвенция һәм субсидияләр, медицина хезмәтләре рәвешендә 671 млн. сумга якын акча кергән.

27 майга алынган мәгълүматлар буенча, шулардан ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондына эшләүче гражданнарны өстәмә диспансерлаштыруга 6 млн. сумнан күбрәк акча күчерелгән.  Шул рәвешле, өстәмә тикшеренү узу өчен, быел 1 кешегә 1042 сум акча бүлеп бирелә (узган елда 974 сум булган) һәм әлеге юнәлештә республиканың 77 медицина учреждениесе катнаша.   
 
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адел Вафин 2009 елда  эшләүче гражданнарны «Сәламәтлек» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында өстәмә диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча республиканың шәһәр һәм районнары белән видеоконференция режимында бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында уздырылган селектор киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар  китерде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова сүзләренчә, республика буенча бу мәсьәләдә эшнең торышы болайрак.

Апрель-майга 16390 татарстанлы шундый тикшеренү узарга тиеш дип планлаштырылган, 22 майга кадәр 11638 кешегә андый хезмәт күрсәтелгән (ягъни 71 процент). Татарстан буенча Әлки, Питрәч, Балтач районнары бу яктан республика күләмендә үрнәк итеп күрсәтерлек, гомумән, 13 район бу эшне тулысынча үтәгән. Шул ук вакытта, Е.Хафизова мисал итеп китергәнчә, сүлпән эшләүчеләр дә бар: Алексеевск, Апас, Лаеш, Минзәлә, Чирмешән, Түбән Кама районнары. Ә инде Әлки, Кукмара, Биектау, Арча, Бөгелмә районнарында исә каралганнарның барлык төр тикшеренүләрне дә график буенча тулысынча узуы аеруча куанычлы, дип билгеләп үтте ул. Ләкин 11 муниципаль берәмлек алдан төзелгән графиклардан соңга калган, чыгыш ясаучы фикеренчә, моны булдырмый калу да мөмкин булган.

Өстәмә медицина тикшерүе үткәрү буенча Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондына 25 майга кадәр счет-реестрларын 7 территориаль огран гына тапшырган: Әлки, Арча, Әтнә, Мамадыш, Яңа Чишмә районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре. Шул ук вакытта, 26 майга кадәрге мәгълүматлар буенча, әлеге фонд тарафыннан счет-реестрлар бирү хокукы алынган 9 медицина учреждениесе бар, шуларның 5се Казанда: 2 нче, 19 нчы поликлиникалар, 2 нче, 4 нче, 16 нчы шәһәр хастаханәләре, тагын Чаллының 7 нче шәһәр поликлиникасы, Кайбыч, Минзәлә,  Тәтеш һәм Яшел Үзән районының Васильево үзәк район хастаханәләре. «Алар әзерләп бирергә тиешле документлар эшкәртеп җиткерүне таләп итә, ә менә Казанның 16 нчы хастаханәсе фондка документларын бер генә тапкыр да җыеп тапшырганы юк, таләпләргә колак салынмый», - диде ул.

Болардан тыш, медицина хезмәткәрләренең эшләүче гражданнарга өстәмә медицина тикшеренүләре үткәрүгә бармак аша каравына, андый хезмәт күрсәтүдән баш тартуына карата шикаятьләр алынган. Шуларны янә булдырмас өчен чара күрелергә тиеш, дип басым ясап әйтте Е.Хафизова.