Бу җәйдә Казан туристлары агымы 40 процентка кимәячәк

Төркия, Болгария, Греция һәм Испания төп юнәлешләр булып кала
(Казан, 27 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казан туристлары агымы узган ел белән чагыштырганда, икътисади кризис белән бәйле рәвештә, якынча 40 процентка кимәячәк.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казан башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте. Аның фикеренчә, җәйге чорда Төркия, Болгария, Греция һәм Испания төп юнәлешләр булып калачак.
Сергей Иванов чит илләргә Россия туристлары агымының узган җәй белән чагыштырганда, 40 процентка кимүе фаразлана, диде. Казан да искәрмә булып калмаячак. “Мөгаен, халык өй янындагы участокларда ял итүне яки якындагы төбәкләргә кыска вакытлы ялларга баруны сайлар”, - дип саный Сергей Иванов. Аның сүзләренчә, кыска вакытлы сәфәрләрне сайлау, хәтта республикадан читтә ял итүдән баш тарту тенденциясе фаразлана, бу бигрәк тә кредит түләүчеләргә кагылачак.
Комитет җитәкчесе фикеренчә, Казан Россиянең өченче башкаласы итеп танылуга карамастан, туристлар агымының зур булуын көтәргә кирәкми. “Бу елның авыр булуын исәпкә алып, узган елдагы күрсәткечләрне (бер елга 800 мең турист) саклауга өметләнергә мөмкин. Бу максатка күп кенә россиялеләрнең чит илдә ял итү бәясе арту сәбәпле, ялларын Россиядә генә үткәрүне сайлаулары исәбенә ирешеп булачак”, - дип белдерде ул.
Сергей Иванов Казан туристлары арасында дуңгыз гриппы ачыкланган илләрне сайлаучылар саны кимүе күзәтелүен билгеләп үтте. Моннан тыш, эш активлыгы кимү һәм ял итү бәяләре арту сәбәпле, Ауропа илләренә дә туристлар агымы азаячак.