^Зилә Вәлиева: “Ил юкка чыкмасын өчен, барыннан да элек, аңа китапханәчеләр кирәк”

^Зилә Вәлиева: “Ил юкка чыкмасын өчен, барыннан да элек, аңа китапханәчеләр кирәк”

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева республика китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Татарстан китапханәләре хезмәткәрләренә мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, “Бүген – 1995 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән Гомумроссия китапханәләр көне.

Бу көн җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан кыйммәтле мәдәни һәм фәнни мирасны саклау, арттыру үзәге буларак китапханәләрнең югары иҗтимагый бурычын тануны чагылдыра, ул китапханәчеләр хезмәтенә хөрмәт билгесе буларак гамәлгә кертелгән.

Республиканың 4 меңгә якын китапханәсе яңа технологияләрне актив үзләштерә һәм гамәлдә дөнья мәгълүмат ресурсларына керү мөмкинлеген күрсәтә, халыкара элемтәләрне үстерә. Бу көннәрдә 140 еллыгын билгеләп үткән ТР Милли китапханәсе дөньяның 38 китапханәсе белән халыкара китаплар алмашуны гамәлләштерә.

Республика китапханәчеләре мәгълүматның киң катламнарга барып ирешүен тәэмин итеп, һәркемгә китапханә фондларыннан куллану өчен тигез шартлар тудыра.

Республика китапханәчеләренең Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлешен югары бәяләп, академик Дмитрий Лихачевның сүзләрен китерәсем килә: “Китапханәчеләр – дәүләттә төп кешеләр, чөнки илнең мәгарифе, мәдәнияте аларга бәйле. Гомуми мәдәнияттән тыш, әхлаклылыкны да күтәреп булмый. Әхлаклылыктан башка бернинди икътисади законнар да эшләми. Ил юкка чыкмасын өчен, аңа, барыннан да элек сез – китапханәчеләр кирәк”.

Гомумроссия китапханәләр көнендә республиканың барлык китапханә хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен зур рәхмәт белдерәм, аларга, шулай ук күп санлы укучыларга саулык, иминлек һәм китаплар белән яңа кызыклы очрашулар телим!”

Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева.