Владимир Бусыгин Химиклар көне бәйрәмен "Түбән Кама Нефтехим" алдынгыларын котлаудан башлаячак

Владимир Бусыгин Химиклар көне бәйрәмен "Түбән Кама Нефтехим" алдынгыларын котлаудан башлаячак

(Түбән Кама, 27 май, "Татар-информ"). "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ хезмәткәрләре 29 майда билгеләп үтелә торган Химиклар көнен бүген бәйрәм итә башлый. Халык иҗаты йортында 14.00 сәгатьтә предприятиенең генераль директоры Владимир Бусыгин берләшмә алдынгыларын котлаячак. Ә төп бәйрәм чаралары иртәгә үткәреләчәк.

11.00дә "Нефтехимик" стадионында "Рок острова" төркеменең концерты һәм спорт ярышлары булачак. 13.00 сәгатьтә химиклар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 20.00 сәгатьтә шәһәрдә яшьләр шоуы үтәчәк. Химиклар көнен бәйрәм итү 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.