Нурлат шагыйрәсе Лейна Ильясованың беренче китабы дөнья күрде

Нурлат шагыйрәсе Лейна Ильясованың беренче китабы дөнья күрде

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Матбугат йорты» нәшриятында Лейна Ильясованың «Чияле тау» дигән шигырьләр китабы дөнья күрде. Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәнең бу әле тәүге басмасы. Җыентыкның мөхәррире — шагыйрь Ркаил Зәйдулла.

Китап «Сандугачлы алмагачым» һәм «Гөрләвекләр» дигән бүлекләрдән тора. Авторның шигырьләрендә балачак эзләре, самими үсмер чак һәм олыгайган кешенең хисләре чагыла торган юллар бар. Лейна Ильясованың китабында шулай ук мәхәббәт, туган як табигате, тормыш фәлсәфәсе һәм дөнья гаме темаларын эченә алган шигырьләр дә байтак.