Зәйлеләр янә Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» акциясенә кушылды

«Хәтер вахтасы» Бөек Җиңүгә 76 ел тулган көннәрдә әйләнеп кайтачак.

(Зәй, 27 апрель, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Шушы көннәрдә ел саен Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» акциясе старт ала. Әлеге уңайдан 23 апрельдә Зәйдә «Гвардия» эзтабарлар отряды әгъзаларын Волгоград өлкәсенә Бөек Ватан сугышы барган кырга чираттагы казу эшләренә озату чарасы узды.

«Гвардия» эзтабарлары, «Сугышчан бердәмлек» әгъзалары, политехник көллият студентлары — барысы 32 зәйле ике атнага казу эшләре алып баруга юл алды. Аларның бирегә тугызынчы мәртәбә барулары.

Волгоградка казу эшләренә юл алучы бер төркем зәйлене тантаналы төстә озаттылар.

«Бөтенроссия „Хәтер вахтасы“ акциясе 1989 елдан гамәлдә. Беренче көненнән үк Зәй „Гвардия“ эзтабарлары шәхси вакытларын кызганмыйча һәм сәламәтлекләрен аямыйча зур эш башкара. Сез игелекле гамәлегез белән сугышта үлгән солдат, командирлар хәтерен мәңгеләштерәсез», — диде Айрат Әгъләмҗанов.

Казу эшләреннән кайтучылар, гадәттәгечә, табылган әйберләре белән мәктәпләрдә булып, сугыш булган урыннардагы кичерешләре, табылган әйберләр турында сөйлиләр. Аларның һәр эш-гамәле, тапкан әйберләре — яшь буын өчен матур мисал, гыйбрәт.

Тантанадан соң эзтабарлар истәлеккә фотога төште һәм юлга кузалды. «Хәтер вахтасы» Бөек Җиңүгә 76 ел тулган көннәрдә әйләнеп кайтачак.