Казанда 9 майга әзерлек өчен берничә урам ябылачак

Бәйрәм салютыннан соң кешеләрнең күпләп җыелуы күзәтелсә, Сибгат Хәким урамы транспорт өчен чикләнәчәк.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Җиңү көнендә Казанның җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда, ә метро эш көне графигы буенча эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

Шулай ук, аның сүзләренчә, шәһәрдә бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру вакытында берничә урам буйлап хәрәкәт чикләнә.

4 майда 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Профсоюз урамыннан алып Батурин урамына кадәр транспорт чаралары хәрәкәте ябылачак.

7 майда 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, Уң Болак һәм Сул Болак урамнары буйлап Чернышевский урамына кадәр автомобиль хәрәкәте чикләнәчәк.

8 майда 17.00 сәгатьтән 10 майда 2.00 сәгатькә кадәр Җиңү көненә багышланган чаралар уздыру вакытына Меңьеллык мәйданы буенча хәрәкәт өлешчә ябылачак.

Бәйрәм салютыннан соң кешеләрнең күпләп җыелуы күзәтелсә, Сибгат Хәким урамы транспорт өчен чикләнәчәк.