Минзәлә районында мәктәп ТАССРның 100 еллыгына акция үткәрә

Акция виртуаль форматта уза.

(Минзәлә, 27 апрель, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вагыйзов). С. А. Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомуми белем бирү мәктәбе ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан турында сөйләшәбез һәм рәсем ясыйбыз» дигән виртуаль флешмоб башлап җибәрде. Бу хакта «Минзәлә районы мәгариф бүлеге» МКУның ВК дагы рәсми төркеме хәбәр итә.

«Конкурста катнашу өчен Татарстан турында рәсемнәр ясап, аларның  фотоларын яки шигырь укып, видеога төшереп җибәрергә кирәк», — дип билгеләп үтә оештыручылар.