news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бүген ягу сезоны тәмамлана

2019-2020 елда җылыту сезоны 217 көн дәвам иткән.

Казанда бүген ягу сезоны тәмамлана

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда ягу сезоны тәмамлана. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Казанда җылы һава тотрыклану сәбәпле, ягу сезоны ябыла. Җылыту сезоны 217 көн дәвам итте, узган елда 218 көн тәшкил иткән иде», — диде. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, ягу сезонын 24 апрельдә төгәлләргә җыенган булганнар, көннәр салкын торгач, кичектерелгән.

Быелгы ягу сезонына йомгак ясау һәм киләсе елгы җылыту сезонына әзерлек турында район һәм шәһәр штаблары утырышларында сөйләшәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100