Россия тимер юллары 30 апрельдән Кырымга бердәм билет сата башлый

Пассажирлар Керчь, Симферополь, Феодосия, Судак, Евпатория, Ялта һәм Севастопольгә бара алачак.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Россия тимер юллары 30 апрельдә Кырымга бердәм билет сатуны ача. Аның ярдәмендә, тимер юл һәм диңгез транспортын кулланып, пассажир ташуның катнаш ысулын булдырырга телиләр. ТАСС язганча, бу хакта әлеге оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

"30 апрельдән, тимер юл, автомобиль һәм диңгез транспортын кулланып, Кырымга пассажирлар ташу гамәлгә ашырыла башлый. Ул 30 сентябрьгә кадәр булачак", – диелә компания хәбәрендә.

Бердәм билет буенча җиде шәһәргә барып була: Керчь, Симферополь, Феодосия, Судак, Евпатория, Ялта һәм Севастополь.

Узган елның җәйге сезонында Россия тимер юлларының бердәм билеты белән 410 мең пассажир Кырым курортларына эләгә алган.