Казанда йөрәк-кан тамыры авырулы пациентлар өчен мәктәп эшли башлады

Мәктәп теләге булганнарны һәр чәршәмбедә 10.00 сәгатьтә Кабан күле буендагы беседкада – Мәрҗани урамындагы 16 нчы йорт каршында җыя.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Казанда йөрәк-кан тамыры авырулы пациентлар өчен “Хәрәкәт активлыгы – озак яшәүгә юл” мәктәбе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада дәвалау инструкторы белән берлектә Кабан күле тирәсендә сәламәт йөреш, аңа кадәр һәм аннан соң йөрәк-кан тамыры системасы күрсәткечләренә контроль үткәрү каралган.

Мәктәп теләге булганнарны һәр чәршәмбедә 10.00 сәгатьтә Кабан күле буендагы беседкада – Мәрҗани урамындагы 16 нчы йорт каршында җыя. “Скандинавия йөреше” таяклары белән килүчеләргә дөрес йөрү техникасы өйрәтеләчәк.