28 апрельдән Казанда ягу сезоны төгәлләнә

Норматив буенча, ягу сезоны 5 тәүлек дәвамында уртача һава температуры 8 градустан югары булганда туктатыла.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 28 апрельдән Казанда рәсми рәвештә 2016-2017 елларның ягу сезоны төгәлләнә. Тиешле карар шәһәр башкарма комитетында имзаланган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ягулык чоры тәмамлангач, киләсе ягу сезонына әзерлек буенча объектларда ремонт эшләре башланып китә. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты хәбәр итүенчә, “Татэнерго” җәмгыяте быел язгы опрессовка үткәрүне ике вакыт аралыгына бүлгән. 2-4 майда шәһәрнең көньяк, 10-14 майда елга аръягы өлешендә каралган. Бу опрессовкадан соң ачыкланган зарарланган җылылык челтәрләрен ремонтлау вакытын кыскарту өчен шулай каралган. Бу вакытта йортларда һәм башка куллану урыннарында , ягъни “Татэнерго” җәмгыятенә тоташтырылган челтәрләрдә кайнар су булмый.

Искәртеп үтик, Казанда ягу сезоны 2016 елның 19 сентябрендә старт алган иде. Норматив буенча ягу сезоны 5 тәүлек дәвамында уртача һава температуры 8 градустан югары булганда туктатыла.