27 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов венчур форумында катнашты, язгы чәчү алдынгылары билгеле, әдәбият һәм сәнгать әһелләре Тукай Кырлайга кайтты.

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы турында: Бу – искиткеч яхшы мәйданчык, дип саныйм/ Рәсми затлар үзләрен тәкъдим итүче технологик компанияләрдән торган күргәзмәне карап чыкты. 

Хәләл продукция базары дөньяны бик тиз яулый — РФ мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе/ Хәләл индустрия мөселманнар арасында гына түгел, ә сәламәт ризыклар ашау яклы булучылар арасында да үсештә, ди ассоциация җитәкчесе.

Язгы чәчүдә алдынгылар мәгълүм — исемлек/ Республиканың кайбер районнарында шикәр чөгендерен дә чәчүгә керештеләр.

Әдәбият һәм сәнгать әһелләре Тукай Кырлайга кайтты/ Кунакчыл Арча җирендә кунакларны Тукай әкияте геройлары каршы алды.

Татар тарихын саклау өчен фотоархив булдырырга кирәк - фотограф Рамил Гали/ "Татар-информ" агентлыгы фотографы фикеренчә, татарларга бәйле фотолар аз булу сәбәпле, аларны саклауга зур игътибар бирергә кирәк.

Русча акцентсыз сөйләшергә тырышуыбыз уңай күренеш түгел – Тәүзих Ибраһимов/ "Кавказ халкында ана теле акценты ярылып ята һәм алар, моны яшерергә теләмичә, дөрес эшли", – ди әңгәмәдәш.

"Рубин"ның уенымы? Хурлык! – Илсур Метшин/Казан футбол клубы президенты әлеге уенга карата үз фикерен бер сүз белән генә белдергән.

Ялларга һава температурасы 21 градуска кадәр җылыта/ Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар да көтелә.