Татарстан экологлары калдыклар белән эш итүдә хокук бозу очракларын ачыклаган

Барлыгы 10 беркетмә төзелгән
(Казан, 27 апрель, “Татар–информ”). Узган атнада ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экология куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре традицион икеайлык кысаларында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләренең санитар–экологик иминлеген яхшырту буенча рейдлар үткәрде. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында дөнья күргән хисапта хәбәр ителә.
Инспекторлар “Казтрансстрой” ҖЧҖ, Казанның Вахитов районы вагон депосы, “Татмебель–Н” ААҖ, “Татвормет” ҖЧҖ, “Гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү идарәсе” муниципаль унитар предприятиесендә җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклаган.
Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитар–эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен барлыгы 10 беркетмә төзелгән, шуның 5се – физик затлар, 4се – вазифаи затлар, берсе юридик затка (“Гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү идарәсе” муниципаль унитар предприятиесе) карата. Вазифаи зат – Федераль пассажир инспекциясенең “Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте вагон участогы вазифаларын башкаручыга карата административ материал табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каравына тапшырылган.