Казан I яшьләр инновация форумын кабул итте

Диалог барышында федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә инновация өлкәсендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның конкрет алымнары хакында фикер алышынды
(Казан, 27 апрель, “Татар–информ”). “Идея” технопаркында Казан венчур ярминкәсе кысаларында Россиядә беренче яшьләр инновация форумы узды.
Яшьләр инновация форумы яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Василий Якименко, Дәүләт Думасының яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Белоконев һәм Казан югары уку йортлары студентлары, аспирантлары арасындагы стратегик диалог белән башланып китте.
Диалог барышында дәүләт яшьләр сәясәте, шул исәптән федераль һәм төбәк структуралары хезмәттәшлеге, мохитны формалаштыруның төп юнәлешләре, яшьләр һәм инновация өлкәсе, яшьләр хәрәкәте хакында фикер алышынды.
Форумның икенче өлешендә федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә инновация өлкәсендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның конкрет алымнары, шулай ук “яшьләр–бизнес–хакимият”нең үзара бәйләнеше хакында фикер алыштылар, дип хәбәр итә технопаркның матбугат хезмәте.
Соңыннан “Профессия директор” журналының “Фән һәм технологияләр” бүлеге мөхәррир–эксперты, “Венчурная Россия” интернет–порталы” проекты җитәкчесе Артур Никконен һәм Тын океан идарәче компаниясе генераль директоры Андрей Косолапов тарафыннан “Технологик инновацияләр һәм венчур капиталы” темасына мастер–класс үткәрелде. Мастер–классның модераторы сыйфатында Россия венчур ярминкәсе директор–координаторы Игорь Гладких чыгыш ясады.