И.Метшин: «Быел торакка капиталь ремонт ясау буенча эш сыйфаты яхшырак»

Капиталь ремонт барган йортларда яшәүчеләр белән йортлар буенча җаваплылар шушы уртак эш барышына актив кушылып киттеләр, бу подрядчылар өчен зур сынау булып торса да, сынатмаганнары өчен алга таба тагын мөмкинлекләр ачачак

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре, комитетлары һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин узган атнада Казанда булган әһәмиятле вакыйгаларга йомгак ясады һәм атна ахырында шәһәр районнарында күп фатирлы торак йортларда барган капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышып йөрүен белдерде (Авиатөзелеш районында Башкарма комитет җитәкчесе, калган 6 районда мэр булган).
  
И.Метшин сүзләренчә, узган елдагыдан аермалы буларак, капиталь ремонт барган объектлар шушы йортларда яшәүчеләр катнашында ачык рәвештә тикшерелә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы http://minstroy.tatar.ru/ һәм Казан шәһәре http://www.kzn.ru/ рәсми сайтларында капиталь ремонт буенча, мәсәлән, милекчеләргә капиталь ремонт ясау программасына керү өчен нәрсә эшләргә, быел Казанда кайсы йортлар (алар барлыгы - 399) капиталь ремонтланачак, ничә квадрат метр мәйданда эш алып барыла һәм һәр йортка күпме акча каралганлыгы (гомуми сумма – 3 млрд. сумнан артык) турында, ремонт ясаячак бөтен 67 подряд оешмаларының исемлеге һ.б. мәгълүматлар бирелгән. «Соңгы тикшерү нәтиҗәләре буенча шуны әйтә алам: капиталь ремонт эшләре киң җәелдерелгән. Эш сыйфаты яхшырак һәм ремонт барган йортларда яшәүчеләр белән йортлар буенча җаваплылар шушы уртак эш барышына актив кушылып киттеләр, четерекле якларны яхшы беләләр һәм сыйфатлы эш таләп итәләр – монысы әлегә иң куанычлысы», - дип басым ясап әйтте мэр. Подряд оешмаларының узган елда капиталь ремонт эшләрен сыйфат һәм сроклар буенча ни рәвешле башкарулары, финанс хәлләре, бурычлары булу-булмавы ягыннан карап сайлап алсак та, кайберләренә гел контроль кирәк, дөрес, билгеләнгән графиктан алда барганнары, сыйфатлы итеп эшләгән һәм җитешсезлекләр булганда шунда ук төзәтә белгәннәре дә бар, дип белдерде шәһәр башлыгы.

Капиталь ремонт эшләре җәелдерүнең кризис чорында меңләгән кешене эш белән тәэмин итүдә дә роле зур булуын билгеләп, И.Метшин: «Капиталь ремонт беткәч казанлыларның үз фатирларына гына түгел, ниһаять, подъездларына да хуҗа булуларын теләр идем», - дип ассызыклап әйтте. Гомумән, капиталь ремонт эшләрен сентябрь аенда төгәлләү бурычы куелган иде, шушы вакытка сыйфатлы итеп эшне башкарып чыгу подрядчылар өчен зур сынау булып торса да, сынатмаганнары өчен алга таба тагын мөмкинлекләр ачачак, диде мэр. Ә инде быел эш барышын мэр алдан хәбәр итеп тормый гына килеп тикшерәчәге турында кисәтеп куйды.