Сибгатуллиннар гаиләсе яшьләргә замана кыйммәтләре һәм иҗат турында сөйләячәк

Очрашу «Озын тәнәфес» Бөтенроссия укучылар конкурсы кысаларында уза.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). 27 март көнне Татарстанда Сибгатуллиннар гаиләсе белән иҗади очрашу үткәрелә. Алар иҗади гаиләнең замана кыйммәтләре һәм иҗат турында сөйләячәк. Очрашудан соң яшүсмерләр туры эфирда «Озын тәнәфес»нең федераль кунаклары белән сөйләшә алачак.

Мәктәп укучылары өчен киң күләмле конкурсның яңа сезонын ачу өч көнлек онлайн-марафон форматында үтә, һәм, 28 март, зур үзгәрешләр көнендә тәмамланачак. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Онлайн-марафонның кунаклары арасында Россиянең халык артисты Владимир Машков, Россия Ворлдскиллс генераль директоры Роберт Уразов, алып баручылар Сергей Малоземов, Эрнест Мацкявичюс һәм Дмитрий Губерниев, җырчы Манижа булачак.

Онлайн-марафон Юлианна Караулова, Егор Шип, Pizza төркеме һәм башкалар катнашындагы бәйрәм концерты белән тәмамланчак. Онлайн-марафон трансляциясен ВКонтакте социаль челтәрендә, конкурсның рәсми аккаунтында карап булачак.

«Озын тәнәфес — барлык яшүсмерләр өчен үзләрен яңа яктан ачырга, күрсәтергә менә дигән мөмкинлек ул. Ялгышырга курыкмыйча, үз сәләтеңне күрсәтә алу урыны. Бүгенге көндә компетенцияле булу, софт-скиллз, үзенчәлекле фикер йөртү һәм командада эшли белү күнекмәләре зур әһәмияткә ия. Конкурска сайлап алуның төп ягы — өлгерешне бәяләү түгел, ә хәзерге дөньяда мәктәп укучыларына кирәкле күнекмәләрнең булу-булмавы», — дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Катнашучыларны теркәү bolshayaperemena.online платформасында 2021 елның 1 июненә кадәр ачык.

Конкурсның беренче этаплары дистанцион рәвештә узачак, катнашучылар шәхес тибына, интеллект төренә тест уза алачак. Шулай ук дистанцион форматта кейс биремнәрен хәл итү дә узачак. Конкурсның югары сыйныф укучылары өчен турыдан-туры катнашу ярымфиналы барлык федераль округларда, ә финалы 2021 елның ноябрендә «Артек» лагерында узачак.