Татарстан Федераль салым хезмәте шәхси кабул итүне вакытлыча туктатачак

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе бары тик алдан язылу буенча гына очрашулар уздырачак.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бүлекчәләренә онлайн-сервис аша алдан язылу буенча гына килергә мөмкин булачак. Тиешле чаралар яңа типтагы Covid-19 коронавирусын таратуны кисәтү өчен күрелде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«27 марттан һәм махсус күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервисы ярдәмендә Онлайн-язылу аша гына мөмкин булачак», – дип искәртелә Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында.

Моннан тыш, Федераль салым хезмәте куркынычсызлык максатларында балалар белән килүчеләргә, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, кабул итүгә алдан язылган булсалар да, хезмәт күрсәтмәячәк, дип кисәтә.

Барлык кәгазьләрне, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисапларын кабул итү корреспонденцияне кабул итү өчен булган бокслар аша башкарылачак.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә киләсе атна РФ Президенты Владимир Путин указы белән эшләми торган атна дип игълан ителде. Хезмәт хакын саклап калу белән ял көннәре 30 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу коронавирус Covid-19 авыруының тиз таралу куркынычын булдырмый калу чарасы.