Түбән Камада өлкән буын кешеләре һәм инвалидларга ярдәм хезмәте эшли

Өлкәннәр гозерләрен кайнар элемтә телефоннары аша җиткерә ала.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Гомумроссия халык фронтының Түбән Кама командасы гражданнарның адреслы мөрәҗәгатьләре белән эшли. Яшьләр 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә һәм инвалидларга  булыша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Гаризалар эчтәлеге төрле. Кемдер аны хастаханәгә озатуны сорый, кемгәдер торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм итәргә кирәк, кемгәдер тормыш өчен мөһим дарулар кирәк», — ди активистлар.

Өлкән буын кешеләре, инвалидлар үз гозерләрен  8-800-200-34-11 һәм 8-927-486-60-48 кайнар элемтә телефоннары аша җиткерә ала.